Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәре Минзәлә шәһәре сәүдә объектларында даими рәвештә чаралар үткәрә, аларда «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Федераль законның төп нигезләмәләре һәм таләпләре, аларны үтәү зарурилыгы аңлатыла.
"Бристоль” кибете сатучылары өчен дә шундый аңлату чарасы үткәрелде. Сатучылар сатып алучылар белән эшләгәндә килеп чыга торган актуаль сораулар әзерләгәннәр.
Сатучы-кассирлар "Кассадагы бәя күрсәтелгән бәягә туры килмәгән очракта, нишләргә?” дигән сорауга җаваплар алдылар.
Законда сатучының үз вакытында ачык һәм аңлаешлы формада товар турында (шул исәптән аның бәясе турында) кирәкле һәм дөрес мәгълүматны кулланучыга җиткерергә тиешлеге каралган. Кулланучының мәгълүмат алу хокукы «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 РФ Законының 10 маддәсендә, РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләренең 11 пунктында билгеләнгән. Шул ук вакытта сатыла торган товарның авырлыгы яки берәмлеге өчен бәясе күрсәтелергә тиеш. Моннан тыш, Россия Федерациясе Гражданнар кодексында оферта төшенчәсе, ягъни документлаштырылган тәкъдим бар. «Оферта» («offero») сүзе, тәрҗемә иткәндә, «тәкъдим итәм» дигәнне аңлата. Гади сүзләр белән әйткәндә, товар сатып алганда яки хезмәт күрсәтү тәкъдиме булган конкрет затка яки бер төркем затларга язмача яки телдән җибәрелгән, ягъни документлаштырылган тәкъдим белән тәэмин итүче (подрядчы, сатучы) мөрәҗәгатен «оферта» дип атыйлар. Кибетләрдәге товар бәяләре нәкъ менә ачык оферта булып тора. Сатучы товарны нәкъ менә шушы офертада күрсәтелгән бәядән сатарга бурычлы.
Әңгәмә ахырында “кулланучының мәгълүматка хокукы”, “нинди төр сыйфатлы товарларны кире кайтарырга һәм алыштырырга ярамый" темаларына мәгълүмати буклетлар тапшырылды.