Үзара мәхәббәт балалар белән беркетелә: Яр Чаллы территориаль органында эшләүче күп балалы гаиләләр турында

29 июнь 2020 ел., дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органында күп балалы ике әни эшли.

Ентураева Анастасия Аркадьевна, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенең 1 разрядлы белгече:

- Һәрвакытта да балаларга карата ярату белән карадым һәм күп балалы гаиләләргә зур хөрмәт белән карадым, ләкин үзем күп балалы әни булырмын дип уйламаган да идем.

2008 елның 12 гыйнварында мин кияүгә чыктым. Ә сентябрьдә без өчәү булдык.

"Икенчесен алырга кайчан барасыз?” - дип сорады әни, безне кызым белән бала тудыру йортыннан каршы алганда.

"Ун елдан соң булырга мөмкин!” дип җавап биргәнем хәтердә.

Алай булып чыкмады…

Әйтәләр бит: «Без фаразлыйбыз, ә Ходай бирә», - дип. Туйдан соң сигез ел узганда, безнең гаилә алты кешедән тора иде инде. Ирем белән өч кызыбыз бар.

Өлкәнрәк булган саен, миңа ничек бәхет елмайганың тирәнрәк аңлыйм, ирем белән нинди зур байлыгыбыз бар дип сөенәм.

Күп балалы әнинең бәхетен күп балалы әниләр генә дөрес аңлыйдыр, мөгаен.

Без балаларны мәхәббәттә тәрбиялибез, үз мәнфәгатьләребезне көчләп тагарга тырышмыйбыз. Чөнки аларның һәркайсы шәхси, һәрберсенең үз мавыгулары бар. Кызларыбыз – хореография белән, улыбыз - йөзү белән шөгыльләнәләр. Балалар үзара тату, кечкенәләр өлкәннәрне тыңлыйлар, өлкәннәр кечкенәләрне кыерсытмыйлар. Бер зирәк кеше әйткән: "Үзләренең балалары булмаганнар балаларны ничек тәрбияләргә кирәклеген тәгаен белә", - дип. Без аларны әти-әниләр үрнәгендә тәрбияләргә тырышабыз. Аларны гафу итә белергә, кадерли, хөрмәт итә белергә, һәм рәхмәт хисләрен белдерергә өйрәтәбез. Иң мөһиме, алар яхшы кешеләр булып үссен. Җәза бирүгә килгәндә - барысы да индивидуаль. Яшьрәк балалар өчен гадәти вазифалардан тыш, хезмәт терапиясе яки бер атнага туңдырма кебек рәхәтлекләрдән мәхрүм итү нәтиҗәле. Ә өлкәннәр белән сөйләшүләр генә үтемле. Шунысы факт: без балаларны тәрбиялибез, ә балалар безне тәрбияли. Балалар белән генә без түземлерәк була барабыз.

Быел бездә инде өч укучы булачак, шуңа күрә каникуллар – бөтен гаилә өчен бәйрәм. Һәрвакыт аларга күңел ачу программасы әзерлибез: кино, зоопарк, аквапарк, пиццерия. Пикникларга, балык тотарга чыгабыз. Рәхәтләнеп сәяхәт итәбез, диңгездә ял итәбез. Кунаклар кабул итәргә яратабыз. Өйдә балалар күп булганда безгә бик ошый. Туганнар һәм танышлар шау-шу астында үзләренекеләрен дә ташлап калдырырга була сездә, дип шаярта – аерма барыбер сизелмәячәк.

Дүрт бала белән ничек эшлләргә дә җитешәм дип еш сорыйлар. Һәрвакыт җавап бер үк: бер белән чагытырганда, дүрт бала белән җиңелерәк!

Арсланова Наталья Васильевна – Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы консультанты:

- Күп балалы әни ролендә мин үземне күз алдыма да китермәдем, гаиләнең терәге - кайгыртучан ирем һәм балаларның әтиләре. Күп балалы гаиләдә артык гиперопекалар юк - монда барысына да игътибар бирергә кирәк. Шуңа күрә балалар мөстәкыйль, аралашучан, безнең гаиләдә балалар бүлешергә, уртаклашырга һәм аңларга өйрәнә.

Өлкән уллары Руслан, баш ярдәмче, савыт-саба юарга, өйләрне җыештырырга, кечкенә сеңелләрен карарга булыша. Балалар кечкенәдән вакыт һәм хезмәт кыйммәтен аңлыйлар. Урта кызлары Катя - энергияле, җитез. Кече кызлары Тома - оялчан һәм тыныч.

- Гаиләбезнең традициясе бар, һәр якшәмбедә без бәйрәм табыны әзерлибез, ә кич белән бергәләп нинди дә булса фильм карыйбыз.

Кече яшьтән үк без балаларга өлкәннәргә хөрмәт, якыннар турында кайгырту тәрбиялибез, ә дәүләт моңа һәрьяклап рухи, әхлакый, интеллектуаль һәм физик үсеш, шулай ук патриотизм тәрбияләү өчен шартлар тудыра.

Яр Чаллы территориаль органында хәзерге вакытта биш әни бала карау ялында. Аларга сәламәтлек һәм уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International