Баулы районында МВК утырышы узды

2020 елның 30 июне, сишәмбе

26 июнь көнне Баулы муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында этил спирты һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды. Утырыш санитар нормаларны үтәп үткәрелде.

Утырыш эшендә Башкарма комитет җитәкчесе Ильяс Гузаиров, Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция башлыгы урынбасары Илнур Шәрәфиев, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең район буенча территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Галина Алатырева һәм башкалар катнашты.

«Белый кремль» заводы җитештергән сыра сатуны арттыру, бигрәк тә Баулы районының авыл җирлекләрендә, турында «Белый кремль» ААҖ супервайзеры Олег Власов катнашында фикер алыштылар. Шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча бүлеге контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә районда алкогольле продукция сату өлкәсендә закон бозуларга юл куймау максатыннан трассага чыгып рейдлар үткәрү эшен көчәйтү, икътисад бүлеге белән берлектә Республикада җитештергән алкогольле продукция ассортиментына ай саен мониторинг ясауны дәвам итү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International