Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында урнаштырылган гаризаларны карау барышында, 2 көн дәвамында (8-9 июль), Яшел Үзән һәм Кама Тамагы районнары территориясендә эшчәнлек алып барган өч эшмәкәрнең законсыз эшчәнлегенә чик куйды.
Шулай итеп, контрольлек чаралары барышында товар озату документларыннан башка гына алкогольле продукцияне сату; озату документларына туры килү-килмәүне мәҗбүри расларга тиешле продукцияне сату; алкогольле продукцияне исәпкә алу тәртибен бозу; алкогольле продукцияне ваклап сатуның аерым таләпләрен һәм кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланды. 10 литр күләмендә алкогольле продукция легаль булмаган әйләнештән алынды.
Хокук бозучыларга РФ КоАП 14.6 ст.2, 3 ө., 14.45 ст., 14.19 ст. каралган административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә килү турында хәбәр ителде.
«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына гаризалар урнаштырган кешелргә акчалата бүләк биреләчәк.