Такси хезмәтеннән файдаланмаган кеше юктыр, мөгаен. Кайберләре көн саен диярлек такси белән йөри. Әлбәттә, уңайлы, ишек алдына кадәр китереп куяларр, начар һава торышында машинаңныкабызырга кирәкми, шартлар җәмәгать транспортындагы кебек түгел. Шуңа да карамастан, бу хезмәт һәрвакытта да үзен акламый. Кулланучылар сораулары такси хезмәтенең ни дәрәҗәдә кирәк булуын күрсәтә. Шул уңайдан Арча территориаль органы хезмәткәрләренә такси хезмәте күрсәтүнең законлылыгы турында берничә сорау килә.
Менә аларның кайберләре:
- Такси чакыртабыз икән, заказыбыз теркәләме? Һәм тагын нәрсәләр теркәлә?
Җавап:
- Кабул ителгән заказны башкаручы теркәү журналында теркәргә тиеш. Заказны үтәүгә кабул ителгән номер пассажирга хәбәр ителә. Башкаручы такси килү белән аның урынын, дәүләт теркәү билгесен, җиңел такси кузовының маркасын һәм төсен, шулай ук шоферның фамилиясен, исемен һәм атасының исемен һәм такси килүнең факттагы вакытын хәбәр итәргә тиеш.
- Нигә таксист квитанция бирми? Сорасаң, каралмаган, диләр.
- РФ Хөкүмәтенең 2009 елның 14 февралендәге 112 номерлы карары белән расланган Автомобиль транспортында пассажирлар һәм багаж ташу кагыйдәләренең 110 пункты нигезендә, пассажирлар һәм багаж ташу өчен бирелгән таксидан файдалану өчен түләү, таксида пассажирлар йөртүнең факттагы ераклыгыннан һәм (яки) фактик вакытыннан чыгып, таксидан файдалану өчен билгеләнгән тарифлар нигезендә билгеләнә, бу очракта такси җиһазланган таксометр күрсәткечләре нигезендә билгеләнә. “Таксометр” - таксида пассажирлар йөртү һәм багаж ташу хакын йөртү берәмлегенә һәм (яки) транспорт чарасыннан файдалану вакыты берәмлегенә билгеләнгән тарифлардан чыгып исәпләү өчен билгеләнгән җиһаз. Фрахтовщик фрахтовательгә (кулланучыга) касса чегы яки таксидан файдалану өчен түләүне раслаучы хисап бланкы рәвешендәге квитанцияне бирә. Хезмәт өчен түләү фактын раслаучы документ тапшырылмаган очракта, Татарстан Республикасы буенча салым хезмәте идарәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
– Әгәр берәр адрес буенча такси чакыртсаң, әйтик, баланы гимназиядә калдырсаң, шул ук таксига утырып район үзәгенә кадәр барырга туры килгәндә, таксист: ике төрле адрес дип, икеләтә хак ала. Бу ни дәрәҗәдә дөрес?
- Таксида пассажирлар һәм багаж ташу маршруты пассажир тарафыннан билгеләнә. Әгәр күрсәтелгән маршрут билгеләнгән булса, такси йөртүчесе кыска маршрут буенча алып барырга тиеш.
Җиңел таксилардан файдаланган өчен түләү фиксацияләнгән түләү рәвешендә (таксиның факттагы йөгерешенә һәм аннан файдалану вакытына бәйсез рәвештә), йә таксометр күрсәткечләре нигезендә (билгеләнгән тарифлар нигезендә, такси йөртүнең факттагы ераклыгыннан һәм (яки) фактик вакытыннан чыгып) билгеләнергә мөмкин.
Пассажирны йөртү буенча хезмәт тиешенчә күрсәтелмәсә, пассажирның кулланучы хокуклары бозылган очракта, территориаль органга түбәндәге адреслар буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 422000, ТР, Арча шәһәре, Банк урамы, 2а, тел.8(84366) 3-28-93, Балтач районында – 8(84368) 2-44-03, Кукмара районында – 8(84364) 2-60-75, Саба районында – 8(84362) 2-30-84, Теләче районында – 8(84360) 2-12-55.