Еш кына кибет хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә килеп туган сораулар белән дә, аларны хәл итүнең мөмкин булган юллары белән дә җентекләп таныша алмый. Чөнки һәр кеше, аның кайда эшләвенә карамастан, көн саен кулланучылар базарының теге яки бу хокук мөнәсәбәтләренә керә.
23.07.2020 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгече, эшләүче коллективларны яңалыклар белән таныштыру, шулай ук кулланучылар хокукларын яклау турында Законның төп нигезләмәләрен искәртү максатыннан чыгып, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә Эдельвейс кибете хезмәткәрләре белән семинар үткәрде.
Семинарда практикадан мисаллар китерелде. Товарларны карап тикшерү (үрнәкләр буенча сату, гарантия срогы, сыйфатсыз товарны кире кайтару/алыштыру) барышында хезмәткәрләр үзләре өчен актуаль булган мәгълүмат һәм квалификацияле консультация алдылар.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, кибет хезмәткәрләре арасында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә белемнәр булу кулланучылар белән низаглы хәлләрне иртә стадиядә һәм бары тик хокукый кысаларда гына җайга салуга ярдәм итә.