Кулланучылар грамоталылыгын арттыру кысаларында

2020 елның 24 июле, җомга

2020 елның 23 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Агроторг»ҖЧҖ хезмәткәрләре өчен чара үткәрде.

Катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы закон һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде.

Аларга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре җиткерелде.

Чара дәвамында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы таләпләре һәм аны куллану практикасы.

2. Кулланучыга үзе сатып алган товарлар/эшләр/хезмәтләр турында мәгълүмат бирү.

3. Кулланучыларга товар сату.

4. Кулланучыларга эшләр башкару/хезмәтләр күрсәтү.

Россия Федерациясе Хөкүмәте Карарлары:

- Кулланучының ремонт яисә шундый ук товарны алыштыру чорында аңа түләүсез бирү турында таләбе кагылмый торган товарлар Исемлеге;

- Товарларда җитешсезлекләр ачыкланган очракта, кулланучыларның аларны алыштыру турында таләпләре канәгатьләндерелергә тиешле техник яктан катлаулы товарлар Исемлеге;

- Кире кайтарылырга яки алмашырга тиеш булмаган сыйфатлы товарлар Исемлеге.

Очрашуда катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат белән басма продукция таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International