Кулланучылар өчен кизү тору үткәрелде

2020 елның 27 июле, дүшәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре, кулланучылар грамоталылыгы мәсьәләләре буенча халыкны агарту максатыннан, 2020 елның 27 июлендә, «Соңгы штрих» сәүдә комплексы территориясендә (Казан шәһәре, Мәүлетов ур., 24 А йорт) кулланучылар өчен кизү тору үткәрде.

Белгеч кулланучыларга кулланучылар хокукларын яклау һәм гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирде.

Чара барышында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 15.08.1997 ел, № 1025 карары белән расланган Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләренең төп нигезләмәләре турында.

Кулланучылар белән берлектә претензияләр белдерү ысуллары һәм тәртибенә, претензияләрне карау сроклары, сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм алыштыру мәсьәләләрен хәл иткәндә якларның хокуклары һәм бурычларына кагылышлы мәсьәләләр каралды. Сатучыларның игътибары азык-төлек саклауның температура режимын үтәүгә юнәлтелде. Эшмәкәрләрнең ачык һәм аңлаешлы формада бурычлары турында законнар таләпләре, товарлар һәм хезмәтләр турында тулы һәм дөрес мәгълүмат, түләнгән товар яки күрсәтелгән хезмәт өчен товар чеклары бирү, бәяләмә һәм тәкъдимнәр китабын бирү бурычлары аңлатылды.

Шулай ук кулланучыларның кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә түбәндәге юнәлешләр буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе әзерләгән брошюралардан, буклетлардан торган басма продукция белән танышу мөмкинлеге дә бар иде:

- Банк хезмәтләре;

- Микрофинанс хезмәтләре, иминият хезмәтләре;

- Техник яктан катлаулы товарлар исемлеге;

- Аерым төр хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре;

- Түләү хезмәтләре, аларның төрләре, ысуллары, куркынычсызлык.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеге хакында, шул исәптән кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә дә, сатып алучылар игътибарына тулы мәгълүмат җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International