«Кош товар түгел, ул тере…»

2020 елның 11 августы, сишәмбе

“Мин зоокибеттә попугай сатып алдым, икенче көнне ул авырып китте. Нишләргә, чөнки кош товар түгел, ул тере бит?” - кулланучы шундый сорау белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына мөрәҗәгать итте.

Кулланучыга Россия Федерациясе Гражданнар кодексының 137 статьясы нигезендә хайваннарга мөлкәт турында гомуми кагыйдәләр кулланылуы аңлатылды, чөнки закон яисә башка хокукый актларда башкача билгеләнмәгән. Шуңа күрә аларга карата кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә сәүдә эшчәнлеген җайга салучы норматив актлар эшли.

Кулланучыга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 РФ Законы (алга таба - Закон) нигезендә консультация бирелде, РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 19.01.1998 карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләренең IX бүлегеннән (үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән) статьялар аңлатылды. Территориаль орган хезмәткәрләре, сатып алучыга «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законның 18 маддәсе нигезендә сатучыга претензия белән мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителде, претензияне тапшыру тәртибе аңлатылды.

Гадәттә, сатучы, сатылучы җан иясенең сәламәт булуына шикләнми. Бу очракта, товарның җитешсезлекләре турында бәхәс туа икән, товарга экспертиза үткәрү кирәк булачак. Әгәр үткәрелгән экспертиза нәтиҗәсендә сатучының гаебе расланса (прививка ясатылмаган, җәнлек, чыннан да, сатып алучыга тапшырганчы авырган булган), ул сатып алучыга түләнгән сумманы кире кайтарырга тиеш булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International