Кулланучылар өчен консультация өстәле һәм кибет сатучылары өчен семинар-укулар үткәрелде

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны аңлату максатыннан чыгып, кулланучылар өчен консультация өстәле һәм «Хыял» кибете хезмәткәрләре өчен семинар-укулар оештырды.

Консультация өстәле барышында белгечләр кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның кайбер нормаларына җентекләп тукталды. Беренче чиратта кулланучыларны сыйфатсыз товарларны кире кайтару тәртибе, атап әйткәндә – сатучыга үз таләпләрен канәгатьләндерү өчен мөрәҗәгать итү вакыты һәм сатучы кулланучы таләпләрен үтәргә тиешле чор кызыксындырды. Моннан тыш, сыйфатлы азык-төлек булмаган товарларны алыштыру тәртибен карадылар.

Семинар-укулар барышында сатучылар белән агымдагы сораулар белән беррәттән соңгы елларда кулланучылар хокукларын яклау турында законнардагы үзгәрешләр дә каралды. Аерым алганда, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законына үзгәрешләр кертү хакында 2020 елның 31 июлендәге 290-ФЗ номерлы Федераль закон каралды. Закон җәмгыять белән бергә үзгәрә һәм элеккечә үк кулланучылар мәнфәгатьләре сагында тора.

Чаралар барышында кулланучылар һәм сатучылар әлеге темага кагылышлы тулы мәгълүмат алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International