ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан хәлне ачыклау, гамәлдәге законнарны аңлату өчен кулланучылар мөрәҗәгатьләре буенча күчмә чаралар үткәрелде.
Әйтик, Түбән Кама сәүдә объектларының берсендә кулланучы кер юу машинасы сатып алган. Беренче эшләтеп җибәрү барышында ук машинканың төзек булмавы ачыкланган. Кибеткә мөрәҗәгать иткәннән соң, сатучы тарафыннан аның сыйфат тикшерелгән, ләкин нәтиҗәсе кулланучы файдасына булмаган, шуңа бәйле рәвештә, түләүсез гарантия ремонтын үткәрүдән баш тартканнар. Билгеле, кулланучы моның белән килешмәвен белдерде.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге барлык мөнәсәбәтләр дә Россия Федерациясе Гражданнар кодексы, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы һәм аның нигезендә кабул ителә торган башка федераль законнар һәм Россия Федерациясенең хокукый актлары белән җайга салына. Закон нигезендә, сатучы, вәкаләтле оешма яки вәкаләтле шәхси эшмәкәр, импортер кулланучының сыйфатсыз товарны кабул итәргә һәм кирәк очракта товарның сыйфатын тикшерү уздырырга тиеш.
Кулланучы законда билгеләнгән һәм теләсә нинди хокук бозу уңаеннан судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Бу очракта эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә мөрәҗәгать иткәндә, Түбәнкамалы дәгъва гаризасы төзүдә ярдәм күрсәтүне сорады. Белгечләр игътибар иткәнчә, иң мөһиме – эксплуатация кагыйдәләре үтәлүгә ышанычлы булырга һәм мәсьәләне үз файдасына хәл итүдә нинди очракларда торырга мөмкин икәнлеген аңларга, ә үз дәгъваларыннан кайсы очракларда баш тартырга кирәклеген аңларга кирәк.