Пансионатта агарту эше өлкәннәргә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен хәл итәргә ярдәм итә

2020 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең инвалидларны тернәкләндерү үзәкләре, балалар йортлары, сугыш ветераннары өчен клиникалар һәм әлеге профильле учреждениеләр арасында өлкән буын, эшләүче һәм пенсиягә чыккан гражданнар ял итә ала торган бик яхшы урын бар. Бу - Яр Чаллы шәһәренең ГЭС бистәсе 4 нче комплексының тыныч ишегалдында, 4/12 йортында урнашкан "Хезмәт ветераннары өчен пансионат" муниципаль автоном учреждениесе. Өлкән буын вәкилләре пансионатта ике елга бер тапкыр, 15 көн дәвамында ял итә ала. "Безне еш кына Тукай яр буенда урнашкан Сугыш ветераннары өчен госпиталь белән бутыйлар, - диләр әлеге социаль бина хезмәткәрләре. - Хезмәт ветераннары өчен мондый пансионат барлыгын бөтенесе дә белми".

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы кулланучылар хокукларын яклау бүлеге хезмәткәрләре «Хезмәт ветераннары өчен пансионат» оешмасы белән инде берничә ел хезмәттәшлек итәләр. Ял итүчеләр белән чираттагы очрашу якты һәм уңайлы бинада узды, соңгы вакыйгалар белән бәйле барлык саклык чаралары да үтәлде. Хезмәткәрләр дә, пенсионерлар да саклык чараларын үтәп маскалар кигән иде. Пенсионерларның дустанә мөнәсәбәтләре һәм ачык күңеллелеге очрашуны җиңел һәм иркен итеп үткәрергә мөмкинлек бирде. Пенсионерларның сораулары күп җыелган, хезмәткәрләр аларга тулысынча җавап бирергә тырыштылар.

Пансионатта даими үткәрелә торган агарту эшләре, лекцияләр һәм семинарлар өлкән яшьтәге кешеләргә кулланучылар буларак үз хокукларын бозуга бәйле проблемаларны хәл итәргә ярдәм итә. Безнең хезмәткәрләр мөрәҗәгать иткән һәр кешегә индивидуаль якын килергә тырышалар. Нәкъ менә шундый очрашулар вакытында «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы закон маддәләре аңлатыла.

Ял итүче пенсионерларга «Кулланучылар кредиты: заемчыга белешмәлек», «Нинди сыйфатлы товарларны кире кайтарырга һәм алыштырырга ярамый?», «Нәрсә ул электрон түләүләр һәм электрон акчаны ничек сакларга?» дип исемләнгән мәгълүмати буклетлар тараттылар. Яр Чаллы территориаль органының «Кайнар линия» телефоны буенча түләүсез консультация сорап мөрәҗәгать итә алулары турында да хәбәр иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International