Питрәч муниципаль районы Пановка авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булды

2020 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Питрәч муниципаль районының Пановка авыл җирлегендә гражданнар өчен чираттагы күчмә кабул итү оештырды.

Территориаль орган җитәкчелеге тарафыннан бу чара гражданнарны күчмә кабул итүләр графигы нигезендә һәм ведомство компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча уза.

Чара башында авыл җирлегендә яшәүчеләргә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлегенең юнәлешләре турында мәгълүмат җиткерелде.

Күчмә кабул итү барышында мөрәҗәгать иткән гражданнарга үзләрен кызыксындырган барлык сораулар буенча тулы җаваплар бирелде: сыйфатсыз товарлар, шул исәптән яраклылык вакыты чыккан азык-төлек товарлары сатып алу очраклары да.

Шулай ук тиешле сыйфаттагы техник яктан катлаулы товарларны кире кайтару яки алыштыру, заказларны үтәү срокларын бозганда, таләпләр кую сроклары, тиешле сыйфаттагы товарларны алыштыру һәм кире кайтару шартлары, күләме, фасоны яки габаритлары буенча туры килмәгән товарлар сатып алынган очракта кулланучы хокуклары буенча киңәшләр бирелде.

Гражданнарга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының гомуми нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре аңлатылды.

Очрашуда катнашучыларга кулланучылар базарында төрле хокук бозулар ачыкланган очракта, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә язмача мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителде.

Күчмә чара кысаларында Казан территориаль органы башлыгы әлеге торак пунктта эшләүче муниципаль хезмәткәрләр өчен семинар үткәрде. Сатып алучыларга товарлар һәм сатучы турында нинди мәгълүмат тапшырылырга тиешлеге, сатыла торган товарларга бәяләр ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килү-килмәве, ышанычлы үлчәү җиһазларының кирәклеге турында нинди документлар белән расланган булуы турында аңлатылды.

Чарада катнашучыларның барысына да кулланучылар базары өлкәсендә күп кенә мәсьәләләрне ачучы мәгълүмати буклетлар тәкъдим ителде.

Күчмә кабул итүләр вакытында кулланучылар белән мондый очрашуларның форматы инде традициягә әверелде. Күчмә кабул итүләр һәрвакыт кирәк. Алар гражданнарга, торак пункттан читкә чыкмыйча, күп кенә мәсьәләләрне урында хәл итәргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International