22.09.2020 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Үзәк базар» ААҖ территориясендә дежурлык үткәрде. (Адресы: Казан шәһәре, М. Межлаук ур., 13).
Тыңлаучылар кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы темалар буенча төп белемнәр алдылар. Алыштырырга һәм кире кайтарырга мөмкин булган товарлар ассортименты белән таныштылар; форма, габаритлар, фасон, төсе, күләме яки комплектациясе буенча туры килмәгән товар өчен акчаны кире кайтару таләпләрен канәгатьләндерү срогы белән таныштылар; касса чегы булмаган очракта да кулланучы таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тарту өчен нигез булып тормавын белделәр.
Чара барышында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 15.08.1997 ел, № 1025 карары белән расланган Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләренең төп нигезләмәләре турында.
Сәүдә комплексларында белгечләрнең дежур торуы - сатучы белән сатып алучы арасында килеп чыккан проблемалы хәлләрне урында һәм тиз арада хәл итәргә мөмкинчелек тудыра.
Чара барышында катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар аңлатылган буклетлар һәм газета өләшенде.