Шиномонтаж: сыйфатсыз хезмәт күрсәтелгән очракта кулланучыларның хокуклары

2020 елның 22 сентябре, сишәмбе

Хәзерге заманда автомобильләрнең саны чиксез. Шуңа бәйле рәвештә, автомобильләргә хезмәт күрсәтү комплексы да үсә. Мәсәлән, шиномонтажлар. Автомобиль, машина йөртүче һәм аның пассажирларының куркынычсызлыгы күп нәрсәгә, шул исәптән шиналарның торышына да бәйле. Шуңа күрә шиннар дөрес сайланырга, балансировка ясатылырга һәм аларны автомобильгә дөрес урнаштырылырга тиеш, шулай ук хезмәткәрнең һөнәри осталыгы да кешеләр тормышын саклап кала. Шиномонтаж хезмәтләрен күрсәтү өчен заманча югары сыйфатлы җиһазлар һәм профессиональ монтаж инструментлары кирәк.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре шиномонтажлау остаханәсендә хезмәтләр һәм кулланучылар өчен кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату максатыннан чыгып консультация өстәле оештырды.

Чара барышында кулланучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нормалары һәм автомототранспорт чараларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча хезмәтләр күрсәтү (эшләр башкару) кагыйдәләре аңлатылды. Моннан тыш, эштәге җитешсезлекләрне ачыклаганда кулланучыларның хокуклары аңлатылды.

Күрсәтелгән хезмәт (башкарылган эш) җитешсезлекләре ачыкланган очракта, кулланучы үз теләге белән башкаручыдан түбәндәгеләрне таләп итәргә хокуклы:

а) җитешсезлекләрне бушлай бетерү;

б) эш өчен билгеләнгән бәяне тиешле дәрәҗәдә киметү;

в) эшләрне кабат бушлай башкару;

г) үз көчләре яисә өченче затлар тарафыннан җитешсезлекләрне төзәтү буенча тотылган чыгымнарны каплау.

Кулланучы, әгәр килешүдә билгеләнгән срокта күрсәтелгән хезмәтнең (башкарылган эшнең) җитешсезлекләре башкаручы тарафыннан бетерелмәсә, шартнамәне үтәүдән баш тартырга һәм чыгымнарны тулысынча каплауны таләп итәргә хокуклы. Кулланучы, шулай ук, күрсәтелгән хезмәтнең (башкарылган эшнең) җитешсезлекләре яки килешү шартларыннан шактый чигенүләре ачыкланган очракта, шартнамәне үтәүдән баш тартырга хокуклы.

Кулланучы күрсәтелгән хезмәт (башкарылган эш) җитешсезлекләренә бәйле рәвештә үзенә китерелгән зыянны тулысынча каплауны таләп итәргә хокуклы. Югалтулар кулланучының тиешле таләпләрен канәгатьләндерү өчен билгеләнгән срокларда каплана.

Чара барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә караган барлык сорауларга да төпле җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International