Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре КФҮтә дежур тору үткәрделәр

2020 елның 25 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече белән берлектә, Казан шәһәре, Авангард ур., 74 адресы буенча урнашкан Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгендә кизү тору үткәрде.

Кулланучыларга үз хокукларын яклау һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирелде.

Тыңлаучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде. Болар: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 15.08.1997 ел, № 1025 карары белән расланган Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләренең төп нигезләмәләре.

Кулланучыга шәхси эшмәкәр һәм күрсәтелә торган хезмәтләр турында кирәкле мәгълүмат бирү; килешүне (квитанция) рәсмиләштерү; товарга түләү тәртибе; товарның кимчелекләрен ачыклаганда кулланучы хокуклары; сатып алучыдан претензияләр кабул итү һәм претензияләрне карау сроклары турындагы мәсьәләләр каралды.

Катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар һәм хезмәтләр турында кирәкле мәгълүмат булу, түләнгән товар яки күрсәтелгән хезмәт өчен товар чеклары бирү, фикерләр һәм тәкъдимнәр китабын бирү турында таләпләр аңлатылды.

Кулланучылар хокукларын яклау буенча сораулар килеп туган очракта, этил спиртын җитештерү, аның әйләнеше һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Дәүләт инспекциясе координатлары бирелде: Казан территориаль органына түбәндәге телефоннар буенча шалтыратырга мөмкин: 277-94-96, 278-91-95, (Казан шәһәре, Һ.Такташ ур., 94).

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат булган түләүсез басма продукция тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International