Сатучылар өчен семинар үткәрелде

2020 елның 29 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Локомотив» ҖЧҖнең хуҗалык итүче субъекты сатучылары өчен семинарлар үткәрде.

Чара кысаларында кулланучылар һәм сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау, гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирелде.

Тыңлаучылар кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы темалар буенча төп белемнәр алдылар. Алышынырга һәм кире кайтарылырга тиешле товарлар ассортименты белән таныштылар; форма, габаритлар, фасон, төсе, күләме яки комплектациясе буенча туры килгән сыйфатлы товар өчен акчаны кире кайтару таләпләрен канәгатьләндерү срогы белән таныштылар; касса чегы булмаган очракта кулланучы таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тарту өчен нигез булып торамаганын белделәр.

Чара барышында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы закон һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде. Бу - «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 15.08.1997 ел, № 1025 карары белән расланган Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләренең төп нигезләмәләре.

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат булган түләүсез басма продукция тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International