Кибет хезмәткәрләре өчен кулланучылар грамоталыгын арттыру буенча чара үткәрү турында

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

2020 елның 5 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре А.Е. Кранатов Казан шәһәренең Вахитов районында урнашкан «Русалко» кибете хезмәткәрләре белән чара үткәрде.

Хезмәткәрләр игътибарына кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы закон һәм норматив актлар турында мәгълүмат, шулай ук «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре җиткерелде.

Үткәрелгән семинар программасында «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законның төп таләпләре, товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре һәм нормалары, шулай ук сәүдә объекты спецификасына бәйле булган чикләүләр турында сүз барды.

Өстәмә итеп, товарларны сату-алу процедураларын тормышка ашырганда сатучыларның төрле ситуацияләре һәм гамәлләре, сатып алучының сыйфатсыз һәм сыйфатлы товарны алыштыру яки кире кайтару таләпләре каралды.

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат булган түләүсез басма продукция тәкъдим ителде.

Шулай ук, коронавирус авыруы таралу куркынычы белән бәйле агымдагы ситуацияне дә читләтеп узмады – семинар хезмәткәрләрнең һәм кулланучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча агымдагы таләпләрне исәпкә алып уздырылды.      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International