2020 елның 6 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Пятерочка» кибете хезмәткәрләре өчен чара үткәрде.
Катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы закон һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде.
Чара программасында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы таләпләре һәм аны куллану практикасы.
2. Кулланучыга сатып алган товарлар/эшләр/хезмәтләр турында мәгълүмат бирү.
3. Кулланучыларга товар сату.
4. Кулланучыларга эшләр башкару/хезмәтләр күрсәтү.
Россия Федерациясе Хөкүмәте Карарлары:
- Кулланучы тарафыннан товарны кире кайтару яки товрга ремонт ясау таләбе куелганда, аңа шундый ук товарны түләүсез бирү турында мөмкин булмаган товарлар исемлеге;
- Товарларда җитешсезлекләр ачыкланган очракта, кулланучыларның аларны алыштыру турындагы таләпләре канәгатьләндерелергә тиешле техник яктан катлаулы товарлар исемлеге;
- Кире кайтарылырга яки алмашырга тиеш булмаган сыйфатлы товарлар исемлеге.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, кибет хезмәткәрләре арасында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә белемнәр булу кулланучылар белән низаглы хәлләрне башлангыч стадиядә җайга салуда ярдәм итә.
Очрашуда катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат белән басма продукция таратылды.