Теләче муниципаль районы Ветераннар йортында очрашу узды

2020 елның 7 октябре, чәршәмбе

Өлкәннәр декадасында өлкән буын кешеләре өчен төрле чаралар үткәрү матур традициягә әверелде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре белән мондый очрашуларны өлкәннәр шатланып һәм түземсезлек белән көтеп алалар, чөнки күңелле аралашу – аларның тормышларын җанландыра торган кечкенә булса да шатлык бит.

2020 елның 6 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Теләче муниципаль районы Ветераннар йортында очрашу оештырды.

Өлкән яшьтәге кешеләр белән җылы атмосферада әңгәмә үткәрелде, кулланучыларга үз-үзләрен яклау буенча киңәшләр бирелде, кулланучы хокукларын бозганда ничек дөрес эшләргә, мошенникларның хәйлә-мәкерләренә ничек эләкмәскә кирәклеге турында киңәшләр бирелде. Территориаль орган практикасыннан мисаллар китерелде. Кулланучылар практикасында еш килеп чыга торган конфликтлы ситуацияләргә законнар нигезендә гамәлләр алгоритмы китерелде. Әңгәмә барышында тыңлаучыларга ТКХ хезмәтләре, сыйфатсыз товарны кире кайтару сроклары, куелган пластик тәрәзәләрдә җитешсезлекләр булу очракларында кая мөрәҗәгать итәргә, сыйфатсыз аз литражлы автомобиль сатып алу буенча һ. б. сораулар бирелде. Мәгълүмат өчен «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы эшчәнлеге һәм әлеге система аша гражданнарның мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булу турында мәгълүмат җиткерелде.

Сыйфатсыз товарлар сатып алуга, төрле хезмәтләр күрсәткәндә ачыкланган җитешсезлекләргә бәйле сораулар килеп туган очракта, мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итәргә әзер булган Арча территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итәргә киңәш ителде.

Чарада катнашучылар кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә алган мәгълүмат өчен рәхмәт белдерделәр. Әлеге очрашу эзсез узмас һәм алынган мәгълүмат аларга килеп туган мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итәр дип ышанабыз.

Чара тәмамланганнан соң барысына да кулланучылар өчен белешмәлекләр, территориаль орган реквизитлары белән визиткалар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасының чираттагы саны тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International