Meront хезмәткәрләре өчен белем күтәрү буенча семинар узды

2020 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

21 нче гасыр - цифрлы технологияләр һәм мәгълүматлаштыру заманы. Бүгенге тормышны көнкүрешне җиңеләйтүче электрон җайланмалардан башка күз алдына да китереп булмый. Әмма, хәтта иң ышанычлы электроника да, җитештерүче сыйфат өчен ничек кенә көрәшмәсен, кайчагында төрле сәбәпләр белән бәйле өзеклекләр бирә.

Шундый очракларда нишләргә? Әгәр дә гаджетлар сафтан чыкса, кая мөрәҗәгать итәргә? Алгоритм нинди? Ә үткәрелгән ремонттан соң электроника белән нәрсә була? Ә гарантиядән соң гарантия була аламы?

Әлеге сорауларга җавап бирү өчен, 2020 елның 7 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Александр Кранатов кәрәзле телефоннарга сервис, ремонт һәм хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре (ИП Ибраһимов А.А.) өчен «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законын аңлатып, белем бирү семинары үткәрде.

Семинар барышында РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре, шулай ук «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.202020 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законы нормалары нигезендә аңлатмалар бирелде.

Әмма күтәрелгән мәсьәләләрнең төп өлеше турыдан–туры эшчәнлекнең төп өлкәсе – төрле маркадагы смартфоннарны ремонтлау һәм аларны сату белән бәйле иде. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Законның 23 һәм 18 статьялары кәрәзле телефоннар өлкәсендә эшчәнлек алып баручы сервис компаниясенә аерым игьтибар бирә.

Шулай ук, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре белән берлектә законның яңа таләпләре нигезендә «Кулланучы почмагы» яңартылды.

Семинар ахырында «Вестник потребителя» газетасы, товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүмат белән брошюралар һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International