Чистай районының Луч поселогында яшәүчеләргә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлаттылар

2020 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре, Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында, Кулланучылар белеме дәрәҗәсен күтәрү һәм үз хокукларын кулланучылар буларак яклау системасын гамәлгә ашыру максатларыннан, Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының Луч поселогында территориаль орган начальнигы вазыйфаларын башкаручы җитәкчелегендә, чаралар комплексы үткәрде.

Чаралар Луч поселогы гражданнарын кабул итүне, Чистай авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре өчен семинар–укуны, Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Луч урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен куллану нигезләре буенча класстан тыш дәрес үткәрүне үз эченә алды.

Чаралар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нормалары һәм «2014 – 2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» программасы, товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре, Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре, «Коррупциягә каршы тору турында» 25.12.2008 ел, № 273-ФЗ Федераль закон каралды.

Кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны өйрәнү белән беррәттән, кулланучылар хокукларын яклау буенча үткәрелә торган олимпиада нәтиҗәләре турында да сөйләделәр, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә караган сорауларга җавап бирделәр.

Чара барышында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкка мәгълүмат бирү һәм агарту максатыннан чыгып, «Вестник потребителя Татарстана» газетасы, буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International