Чистай халкына кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон нигезләре аңлатылды

2020 елның 9 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре 2020 елның 8 октябрендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату буенча кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды.

Кулланучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нормалары, товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре аңлатылды. Гражданнарның зур кызыксынуларын исәпкә алып, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 26.1 статьясы нормасын (товарларны дистанцион сату ысулы), аерым алганда – кулланучыларның товардан аны тапшырганчы теләсә кайсы вакытта баш тарту хокукын, ә товарны тапшырганнан соң – җиде көн эчендә, ә товарны кире кайтару тәртибе һәм сроклары турында мәгълүмат товарны илтеп тапшырганнан соң язма рәвештә бирелмәсә, кулланучы товарны тапшырганнан соң өч ай эчендә товардан баш тартырга хокуклы икәнлеге аңлатылды.

Чара барышында кулланучыларны кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International