Кукмара районы Манзарас авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече Илшат Бәдретдинов катнашында гражданнарны күчмә кабул итү оештырылды. Чара кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә кулланучылар белемнәрен арттыруга юнәлдерелгән иде. Шулай ук авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә семинар-укулар үткәрелде. Күчмә кабул итү булачагы турында халыкка җәмәгать урыннарында, мәгълүмат стендларында урнаштырылган белдерүләр буенча хәбәр ителде.
Чарада сәүдә өлкәсендә, аерым алганда, сыйфатсыз товарлар сатып алганда һәм төрле аңлаешсыз хәлләрдә аларны хәл итү юллары турында да сүз барды. Кабул итү барышында барлык мөрәҗәгать итүчеләргә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган башка күләмле, форма, габарит, фасон, төсе яки комплектацияләү формалары буенча алыштырылмый торган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре һ. б. буенча аңлатмалар бирелде.
Чара барышында катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлатып буклетлар таратылды.