Гражданнар үз сорауларына җаваплар алдылар

2020 елның 14 октябре, чәршәмбе

2020 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина территориаль орган компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча Арча муниципаль районының Үрнәк авылында гражданнарны чираттагы кабул итү оештырды. Гражданнарны кабул итү халыкның һәм Үрнәк авыл җирлеге белгечләренең кулланучылар белемен арттыру белән бәйле иде.

Кабул итү барышында кулланучылар буларак үз хокукларын яклау буенча киңәшләр бирелде, кулланучы хокукларын бозганда ничек дөрес итеп эшләргә икәнлеге аңлатылды, практикадан мисаллар китерелде. Торак пунктта яшәүчеләр тиешле сыйфаттагы товарны алыштыру сроклары, бүләк сертификатын кире кайтару хокуклары, бәянең касса чегы белән туры килмәве, тиешле сыйфатлы товарны алмаштырудан баш тарту һ. б. турында сораулар бирделәр.

Чара барышында кулланучылар өчен белешмәлекләр, территориаль орган контактлары белән визиткалар һәм кулланучы өчен файдалы мәгълүмат тупланган «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International