2020 елның 16 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Казан шәһәре, Даурия ур., 38 адресы буенча урнашкан «Вектор» ҖЧҖ (Даурия базары) территориясендә кизү тору үткәрде.
Тыңлаучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 15.08.1997 ел, №1025 карары белән расланган Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләренең төп нигезләмәләре.
Чара барышында түбәндәге сораулар каралды:
• кулланучыга шәхси эшмәкәр һәм күрсәтелә торган хезмәтләр турында кирәкле мәгълүмат бирү;
* килешү рәсмиләштерү (квитанцияләр);
* товарга түләү тәртибе;
* товарның кимчелекләрен ачыклаганда кулланучы хокуклары;
* сатып алучыдан претензияләр кабул итү һәм претензияләрне карау сроклары турында.
Кулланучыларга һәм шәхси эшмәкәрләргә өстәмә рәвештә «Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышлы авыруы таралуны булдырмау чаралары турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.03.2020 ел, № 208 карары аңлатылды.
Шулай ук кулланучылар һәм шәхси эшмәкәрләр 2008 елның 25 декабрендәге «Коррупциягә каршы тору турында» 273-ФЗ номерлы Федераль закон һәм «Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору турында» 2006 елның 4 маендагы 34-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы турында мәгълүмат алдылар.
Коррупциягә каршы көрәш икътисадый, сәяси, хокукый һәм психологик чараларны гына түгел, белем бирү һәм агарту чараларын да куллануны күздә тота. Коррупция күренешләре өлкәсен чикләүгә, аның йогынтысы дәрәҗәсен төшерүгә, тискәре нәтиҗәләрне киметүгә зур көч куярга кирәк, һәм үткәрелә торган семинарлар җәмгыятьтә коррупциягә каршы атмосфера булдыруга, шәхеснең коррупциягә каршы тотрыклылыгын формалаштыруга үз өлешен кертә ала һәм кертергә тиеш.
Шуңа күрә, чара барышында коррупцион факторларны булдырмау буенча профилактик чаралар, шулай ук коррупциягә каршы гамәлгә ашырыла торган чараларны тармак буенча тикшерүне тәэмин итү өчен, барлык тыңлаучыларга ведомство сайтында аноним анкета узу мөмкинлеге турында мәгълүмат бирелде.
Безнең максат – коррупциягә каршы көрәшне формалаштыру.