2020 елның 16 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Казан шәһәре, Мартын Межлаук ур., 13 адресы буенча урнашкан «Үзәк базар» ААҖ территориясендә кизү тору үткәрде.
Тыңлаучылар кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы темалар буенча төп белемнәр алдылар. Алышынырга һәм кире кайтарылырга тиешле товарлар ассортименты белән таныштылар; форма, габаритлар, фасон, төсе, күләме яки комплектациясе буенча туры килмәгән товар өчен акчаны кире кайтару таләпләрен канәгатьләндерү срогы белән таныштылар; касса чегы булмау кулланучы таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тарту өчен нигез булып тормаганын белделәр.
Тыңлаучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат җиткерелде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 15.08.1997 ел, № 1025 карары белән расланган Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләренең төп нигезләмәләре аңлатылды.
Кулланучыларга һәм шәхси эшмәкәрләргә өстәмә рәвештә «Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышлы авыруы таралуны булдырмау чаралары турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.03.2020 ел, № 208 карары аңлатылды.
Шулай ук кулланучылар һәм шәхси эшмәкәрләр 2008 елның 25 декабрендәге «Коррупциягә каршы тору турында» 273-ФЗ номерлы Федераль закон һәм «Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору турында» 2006 елның 4 маендагы 34-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы турында мәгълүмат алдылар.
Коррупциягә каршы көрәш икътисадый, сәяси, хокукый һәм психологик чараларны гына түгел, белем бирү һәм агарту чараларын да куллануны күздә тота. Коррупция күренешләре өлкәсен чикләүгә, аның йогынтысы дәрәҗәсен төшерүгә, тискәре нәтиҗәләрне минимальләштерүгә зур көч куярга кирәк, һәм үткәрелә торган семинарлар җәмгыятьтә коррупциягә каршы атмосфера булдыруга, шәхеснең коррупциягә каршы тотрыклылыгын формалаштыруга үз өлешен кертә ала һәм кертергә тиеш.
Чара барышында коррупцион факторларга юл куймау, шулай ук коррупциягә каршы гамәлгә ашырыла торган чараларны тармак буенча тикшерүне тәэмин итү мәсьәләләре каралды, барлык тыңлаучыларга ведомство сайтында аноним анкета узу мөмкинлеге турында мәгълүмат бирелде.