Агымдагы елда 6494 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция юкка чыгару өчен җибәрелде

2020 елның 28 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре «Татспиртпром» ААҖ вәкилләренә законсыз әйләнештән алынган контрафакт хәмернең чираттагы зур партиясен юкка чыгаруга тапшырды. 21-22 октябрьдә Азнакай, Баулы, Бөгелмә һәм Әлмәт шәһәрләрендәге складлардан 1649 литр күләмендә алкогольле продукция юкка чыгару өчен төяп җибәрелде. Агымдагы елда барлыгы 6494 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция юкка чыгарылды, алынган продукция стандартлар, санитар кагыйдәләр һәм гигиена нормативлары таләпләренә җавап бирми, шулай ук халыкның сәламәтлегенә һәм тормышына куркыныч буларак яный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International