Югары Ослан муниципаль районында ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

2020 нче елның 27 нче октябрендә Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Шакиров рәислегендә Югары Ослан муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды.

Комиссия эшендә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Манапова, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгече, РФ Эчке эшләр министрлыгының «Югары Ослан» бүлеге хезмәткәре, Югары Ослан РПС суд приставлары бүлеге начальнигы, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч районнарында территориаль бүлеге эксперты, «Татмедиа» ААҖ филиалы «Волжская новь» газетасы редакциясе директоры, шулай ук «Алкоторг» ҖЧҖ директорының сыра сату буенча урынбасары һәм «Эфес-Алко» ҖЧҖ директоры катнашты.

Утырыш кысаларында алкогольле продукцияне сату һәм 2020 елның 9 ае йомгаклары буенча план йөкләмәсен үтәү буенча докладлар тыңланды.

Алкоголь базарында хокук бозуларны ачыклауга һәм булдырмауга юнәлтелгән барлык хезмәттәшлек итүче структуралар вәкилләре хисап чорында башкарылган эшләр турында мәгълүмат җиткерделәр. Татарстанда җитештерелгән сыра һәм алкогольле продукцияне сатуны арттыру эшенә аерым игътибар бирелде.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча түбәндәге карарлар кабул ителде: ситуацияне яхшырту максатыннан, алкоголь базарының торышын даими анализларга, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны ачыклау һәм легаль булмаган хәмер продукциясен әйләнештән алу буенча хокук саклау һәм контрольлек итүче органнарның эшен активлаштырырга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International