Кибет хезмәткәрләре өчен чара үткәрделәр

2020 елның 30 октябре, җомга

2020 елның 29 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Тандер» АҖ кибете территориясендә семинар үткәрде.

Тыңлаучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде. Болар: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 15.08.1997 ел, №1025 карары белән расланган Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләренең төп нигезләмәләре.

Очрашуда катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат белән басма продукция таратылды.

Өстәмә рәвештә кулланучылар һәм оешма хезмәткәрләренә битлек режимын үтәү буенча бурычлар турында хәбәр иттеләр.

Битлек режимын үтәү бурычы сатып алучыларга гына түгел, кибетләргә һәм аларның вазыйфаи затларына (сатучыларга, кассирларга, каравылчыларга) да кагыла. Кибетләр үз хезмәткәрләрен битлекләр, перчаткалар һәм антисептиклар белән тәэмин итеп кенә калмыйча, кассаларда һәм сәүдә залларында булган барлык килүчеләрнең битлек режимын ничек үтәүләрен дә күзәтеп торырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International