«ТК Эдельвейс» АҖдә кулланучылар базары мәсьәләләре буенча семинар узды

30 октябрь 2020 ел., җомга

2020 елның 29 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Лаеш районы, Совет ур., 92 адресы буенча урнашкан «Эдельвейс» гипермаркетында кулланучылар базары мәсьәләләре буенча семинар үткәрде.

Семинарда катнашучыларга товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне куллану базары өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы закон һәм норматив актлар, алкогольле продукция сату өлешендә, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмат бирелде.

Катнашучыларны Россия Федерациясе Граждан кодексының, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының, «Мәҗбүри сертификатлаштырылырга тиешле продукциянең бердәм исемлеген раслау турында» 01.12.2009 ел, №982 Россия Федерациясе Хөкүмәте Карарының һәм ярашлылык турында Декларация кабул итү формасында раслана торган продукциянең бердәм исемлеген раслау турында, «Этил спирты җитештерү һәм аның әйләнешен дәүләти җайга салу турында» 22.11.1995 ел, № 171-ФЗ Федераль закон нормалары белән таныштырдылар, һәм башка мәсьәләләр каралды.

Законнардагы соңгы үзгәрешләрне исәпкә алып, алкогольле продукция белән эшләүгә аерым игътибар бирелде, шул исәптән БДАМСта тиешенчә исәпкә алу өлешендә. Семинар кысаларында Россия Федерациясе законнарының еш очрый торган бозылулары һәм конфликтлы хәлләрне җайга салу ысуллары каралды.

Кулланучылар хокукларын яклау, хезмәт күрсәтү культурасы мәсьәләләре дә актуаль булып тора.

Катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы һәм сатыла торган товар турында, фикерләр һәм тәкъдимнәр китабы бирү турында кирәкле мәгълүматның булу-булмавы турында таләпләр аңлатылды.

Конфликтлы хәлләрне булдырмауга, шул исәптән сыйфатлы товарларны кире кайтарганда да, товарларда җитешсезлекләр барлыкка килү сәбәпләренә һәм дәгъваларны (мөрәҗәгатьләрне) карау срокларына аерым игътибар бирелде.

Хезмәткәрләр сатып алучыларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү һәм гамәлдәге законнар нигезендә үз эшчәнлекләрен тормышка ашыру белән кызыксынуларын белдерделәр.

Коронавирус йогышлы авыруы таралу куркынычы белән бәйле рәвештә, семинар, барлык таләпләрне исәпкә алып үткәрелде һәм хезмәткәрләргә шәхси саклану чараларын үтәү кирәклеге турында искәртелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International