Сатучыларның һәм халыкның хокукый белемен арттыру һәм «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү «подпрограммасы»н тормышка ашыру максатыннан чыгып, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече, Короленко урамы буенча урнашкан «Эдельвейс» супермаркетында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законын һәм товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләрен аңлату буенча семинар үткәрде.
Әлеге чара барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәре сатучының да, кулланучының да хокуклары һәм бурычларын аңлатты.
Сатучыларга һәм директорларга сатыла торган товарларга һәм кулланучы почмагына бәяләр билгеләү кагыйдәләре, сатучы, товарлар турында мәҗбүри һәм дөрес мәгълүмат булу, товарлар турында рус телендә мәгълүмат һәм оешманың элмә тактасы булу, товарларның яраклылык сроклары һәм саклау шартлары турында, расланган товарларда мәгълүмат булу турында, товарларның идәндә саклануын тыю турында, кибетнең сәүдә залында сатып алучылар өчен контроль үлчәүләр булу, суыткыч һәм суыткыч камераларында товар күршелеген саклау турында мәгълүмат бирелде.
Шулай ук сәүдә объектында сатыла торган товарларга, бигрәк тә сөт, ит продукциясенә, колбаса һәм консерв эшләнмәләренә туры килү сертификатлары һәм сыйфат таныклыклары булу мәҗбүри булуы турында искәртелде.