Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Казан ш., Даурия ур., 38 адресы буенча урнашкан «Даурия» базары территориясендә кизү тору үткәрде.
Әлеге дежурлык Бөтендөнья сыйфат атнасына туры китерелгән, ул быел «Кулланучылар кыйммәтен булдыру» девизы астында уза.
Тыңлаучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат җиткерелде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 15.08.1997 ел, №1025 карары белән расланган Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләренең төп нигезләмәләре.
Кулланучыларга һәм шәхси эшмәкәрләргә өстәмә рәвештә «Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышлы авыруы таралуны булдырмау чаралары турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.03.2020 ел, №208 карары аңлатылды.
Битлек режимын үтәү бурычы сатып алучыларга гына түгел, кибетләргә һәм аларның вазыйфаи затларына (сатучыларга, кассирларга, каравылчыларга) да кагыла. Кибетләр үз хезмәткәрләрен битлекләр, перчаткалар һәм антисептиклар белән тәэмин итеп кенә калмыйча, кассаларда һәм сәүдә залларында булган барлык килүчеләрнең битлек режимын ничек үтәүләрен дә күзәтеп торырга тиеш.