Бөтендөнья сыйфат атнасы: нәрсәдән башланды?

2020 елның 9 ноябре, дүшәмбе

Ел саен ноябрьнең икенче атнасы барлык илләрдә Бөтендөнья сыйфат атнасы буларак, ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесе — Халыкара сыйфат көне буларак билгеләп үтелә. 2020 елда бу дата 12 ноябрьгә туры килә. Һәр ел саен әлеге чара билгеле бер темага багышлана. Быел бәйрәмнең девизы «Кулланучылар кыйммәтен булдыру».

Сыйфат атнасын булдыруның инициаторы - Берләшкән Милләтләр оешмасы ярдәме белән Европа сыйфат оешмасы. Дөнья җәмәгатьчелеге бу көнне беренче тапкыр 1989 елда билгеләп үтте, алты елдан соң Европа сыйфат атналыгын үткәрү турында игълан ителде.

Сыйфат көненә төрле илләрдә конференцияләр, форумнар, конкурслар уза. Аерым алганда, ел саен World Quality Award халыкара премиясе тапшырыла. Премия берничә номинациядә тапшырыла. Алар арасында, мәсәлән «Үсеп килүче талант», «Яңа проектта ел профессионалы», «Лидер», «Сыйфат буенча оешма» һ. б.

Ә хәзер «сыйфат» төшенчәсенең барлыкка килү тарихы турында. Сыйфат идеясе кичә генә тумады, ул йөз һәм хәтта мең ел дәвамында бар. Мөгаен, ул үз чыганакларын сәүдә барлыкка килү чорыннан - кеше товар җитештерә башлаганнан бирле ала.

Продукциянең түбән сыйфаты һәрвакыт җәмгыятьтә һәрвакыт борчу уята.  Сатып алучы ышанычлы җитештерүчене белә һәм товарны нәкъ менә аннан сатып алырга омтыла. Җитештерүче исә үз товарының сыйфатын саклап калырга тырыша. Россия товарларының сыйфатын ничек тә булса тәртипкә салуны XVIII гасыр башында ук Петр I кайгырта башлый. Аның идарәсендә Демидовлар Урал заводчылары үз продукциясен «Соболь билгесе» белән келәймәли. Бу билге шунда ук илебез һәм чит ил сатып алучылары арасында да абруй казанды. 1824 елда сыйфат өчен көрәш башланган вакыйга була. Үзен югары сыйфатлы товар белән ышанычлы тәэмин итүчеләр буларак күрсәткән сәүдәгәрләр үзләрен «Бөек Императорны тәэмин итүчеләр» дип атый башлаган.

Утыз елдан соң император Александр II мактаулы билгенең тышкы кыяфәтен һәм аны алу тәртибен раслый. 1862 елдан башлап дәүләт гербын сайланган җитештерүчеләр генә үз эшләнмәләрендә һәм элмәләрендә урнаштыра ала. Һәм бу бик мөһим, ләкин ул гомерлек титул булмый – һәр ике ел саен бу исемне расларга кирәк була. Бу исем - бик мактаулы, һәм гади сатып алучылар яхшы товарны биредә генә сатып алырга мөмкинлеген белә. Иң яхшы коньякны Николай Леонтьевич Шустовтан сатып алырга мөмкин булуын таләпчән сатып алучылар яхшы белә. «Зубровка», «Мандариновая наливка», «Кавказский горный травник», рус далаларында үскән үләннәр ликерлары – берәүне дә битараф калдырмый.

Ә менә аракыны, һичшиксез, Петр Арсеньевич Смирновтан алганнар, ул Пятницкая урамындагы кечкенә генә аракы заводында алкоголь продукциясе җитештерә башлый. Бигрәк тә «№ 21» шәрабы, шулай ук «Нежинская рябина» настойкасы дан тоткан. Завод Дәүләт гербы сурәте һәм «Бөек Император һәм бөек князь Сергей Александровичны тәэмин итүче» исеме алу хокукына ия була. «Абыйлы-энеле Елисеевлар» сәүдә йорты 1857 елда төзелә, ә 1874 елда ул инде тәэмин итеп торучы була. Елисеев кибетләр челтәре сатып алучыларга сыйфатлы азык-төлек товарлары һәм шәраблар тәкъдим иткән. Бу искиткеч исемлекне Эйнем Теодоры шоколады, Карл Фаберженың зәркән эшләнмәләре, абрикосов фабрикасыннан мармелад, «Өчпочмак» фабрикасы галошлары дәвам итә ала.

Яңа заман - Революция бу мәсьәләгә үз төзәтмәләрен кертә. Императорны тәэмин итүчеләр күпмедер җитештерүне туктата. «Смирнов» маркасына нигез салучы Франциягә китә һәм хәзер без кибет киштәләрендә «Smirnoff» брендының Француз язуын күрә алабыз.

Революционерлар, барлык иске режимны гамәлдән чыгарып, массаларның аңына бик нык өметләнгән. Әмма беренче бишьеллыклар өмете сүнә, ә җитештерелгән продукциянең саны сыйфатка караганда өстенлек ала.  1962 елда «Товар билгеләре турында Закон» барлыкка килә, 1967 елда Дәүләт Сыйфат билгесе турында Нигезләмә дә чыга. Беренче булып әлеге билгегә Ильич исемендәге завод электр двигателе лаек булган. Сыйфат билгесе өч елга, өстәвенә, аттестация комиссиясе нигезендә һәм бары тик югары сыйфатлы товарларга гына бирелгән. Дәүләт сыйфат билгесен кертү җитештерүчеләрне стимуллаштырыр дип ниятләнгән, тик чынлыкта бу хәл күзәтелми. 1980 нче елларда экспортка китүче күп кенә товарлар Made in USSR шигаре белән билгеләнә. Менә бу товарлар сыйфатның югары дәрәҗәдә булуын раслый, һәм алар илебез сатып алучысына тапшырылгач, «Теләк булганда булдыралар бит», - дигән сүзләр белән бүләкләнә.

Советлар Союзы таркалганнан соң, яңа стандартлар системасын эшләргә туры килә. Документлар 1996 елда кабул ителгән иде, әмма проблеманы хәл итү күзәтелми. Тәкъдим ителгән «Халык маркасы», «Алтын марка», «Бөтенроссия сыйфат маркасы» билгеләре шулай ук тәкъдимнәр буларак кына калды. Хәзерге Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы яңа «Сыйфат билгесе» өчен совет заманындагыга ошаган логотипны сайлады, бурычлар да элеккегечә калды. Яңа билге кертелгәч, без сезнең белән илдә җитештерелә торган товарларның сыйфаты кискен рәвештә югарыга үрләячәгенә шаһит булырга тиеш.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре барлык кулланучыларга сыйфатлы товарлар һәм хезмәтләр күрсәтүне, ә җитештерүчеләргә һәм эшмәкәрләргә югары сыйфатлы продукция җитештерергә һәм үз товарларының «Сыйфат билгесе»нә ия булуларын тели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International