Стоматологка мөрәҗәгать иткәндә нәрсәләрне белергә кирәк? Шул ук вакытта нинди закон нормалары билгеләнгән? Ә теш дәвалау буенча хезмәт сыйфатсыз күрсәтелсә нишләргә?
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органыэчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре Казан шәһәре, Достоевский урамы, 73А адресы буенча урнашкан «Зодиак» стоматология үзәгендә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Законның төп нигезләмәләре турында белем бирү семинары нәкъ менә шул сорауларга багышлап үткәрелде.
Тыңлаучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы закон һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде. Катнашучылар игътибарына Россия Федерациясе Гражданнар кодексының, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре, аерым төр хезмәтләр күрсәтү нормалары һәм кагыйдәләре, шул исәптән стоматология клиникалары хезмәтләре күрсәтү нормалары һәм кагыйдәләре җиткерелде.
Россия Федерациясе законнарын еш очрый торган бозулар һәм аларны булдырмау ысуллары, сатучы белән сатып алучы арасында килеп чыккан конфликтлы хәлләрне хәл итү тәртибе каралды.
Катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы һәм сатыла торган товар турында, фикерләр һәм тәкъдимнәр китабы бирү турында кирәкле мәгълүматның булу-булмавы турында таләпләр аңлатылды.
Хезмәткәрләр сатып алучыларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү һәм гамәлдәге законнар нигезендә үз эшчәнлекләрен тормышка ашыру белән кызыксынуларын белдерделәр. Кулланучылар хокукларын яклау буенча сораулар килеп туган очракта, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителде.
3 хезмәткәр һәм 5 кулланучы кулланучы хокукларны яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр алды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге чара быел 9-15 ноябрьдә уза торган «Бөтендөнья сыйфат атнасы»на туры китерелгән.