Instagram да бушлай вебинар үткәрделәр

2020 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон нормаларын аңлату буенча лекцияләр үткәрә. Әлеге чараларның максаты - халыкның игътибарын товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфаты проблемасына юнәлтү генә түгел, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гомуми хокукый белемне арттыру да. Очрашу барышында конкрет мисалларда кулланучы хокукларын яклаучы төп законның чынбарлыкта ничек эшләве, кулланучының бозылган хокукны ничек мөстәкыйль рәвештә торгызуы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар хокукларын яклауда нинди урын бирелүе аңлатылды.

11 ноябрь көнне эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Түбән Кама шәһәре Г. Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә, Instagram да «Кулланучылар кыйммәтен булдыру» темасына бушлай вебинар оештырып үткәрделәр. «Товарның сыйфат төшенчәсе закон белән җайга салынамы?»; «Бөтендөнья сыйфат көнен нигә юнәлдерелгән?»; «Үзмәшгуль гражданнарга кулланучылар хокукларын яклау турында РФ Законы буенча җаваплылык кагыламы?» һәм башка шундый сорауларга төпле аңлатмалар бирелде.

Әңгәмә уңышлы узды. Ахырда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен координатлары хәбәр ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International