Татарстан Республикасы Иҗтимагый Оешмасы гражданнарны кабул итте

2020 елның 13 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Иҗтимагый Оешмасы гражданнарны кабул итте.  

 - Эфир, республика кулланучылар базарында продукция сыйфаты һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатына игътибарны җәлеп итү максатыннан халык арасында агарту эшләре алып баруга юнәлдерелгән. Кулланучылар хокуклары - кеше хокукларының аерылгысыз өлеше, ә аларны саклау - дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе, - дип белдерде Юлия Рөстәм кызы.

Утырышта Татарстан Республикасында Россия ОПР Советы әгъзалары Әлфинур Латыйпова һәм Альбина Красовская катнашты.

Туры эфирга Татарстан Республикасының күп кенә муниципаль берәмлекләреннән 50 дән артык кулланучы кушылды.

Турыдан-туры эфир һәм гражданнарны дистанцион кабул итү барышында 20дән артык граждан үз сораулары белән мөрәҗәгать итте.

Сораулар төрле, әмма ешрак азык-төлек булмаган товарларның түбән сыйфаты һәм төрле өлкәләрдә күрсәтелә торган хезмәтләрнең түбән сыйфаты мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр.

Мөрәҗәгать итүчеләрнең 70% ы кабул итү вакытында консультатив ярдәм алды, ә калганнарына документлар белән Татарстан Республикасындагы  РО ОПРга килергә тәкъдим ителде.

Бөтендөнья сыйфат атнасын үткәрү кысаларында халык арасында сораштыру үткәрелде, аның нәтиҗәләре буенча гражданнардан ГОСТ буенча түгел, ә техник шартлар буенча эшләнгән продукция җитештерүне чикләү буенча тәкъдимнәр килде; халыкка үз хокукларын яклау ысуллары турында күбрәк мәгълүмат бирүне оештыруны сорадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International