2020 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина Әтнә районы Яңа Кәшер төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7-9 сыйныф укучылары белән куллану белемнәре нигезләре буенча онлайн класстан тыш дәрес үткәрде. Дәрес ике өлештән торды: беренче өлеш – теоретик өлеш, аның барышында балалар «Сыйфат көне» барлыкка килү тарихы, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның төп төшенчәләре, кулланучылар хокукларын яклау буенча кагыйдәләр һәм хокуклар бозылган очракта гамәлләр тәртибе белән таныштылар, шулай ук кулланучылар хокукларын яклау органнары турында мәгълүмат бирелде.
Икенче – практик өлештә сорау-җавап уен формасында викторина үткәрелде. Балалар актив катнаштылар. Сәүдә һәм эшләр башкаруга кагылышлы сораулар бирделәр. Шулай ук укучыларны таләпләр кую сроклары, товарны дистанцион сату ысулы кызыксындырды һәм аларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.
Шунысы куанычлы, үсеп килүче буын законлы хокукларын якларга әзер. Үткәрелгән дәрестән барысы да канәгать калды.
Шулай ук «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча барган олимпиада турында да искә төшерделәр.