Минзәлә районы «Мәдәният бүлеге» МКУ хезмәткәрләре өчен укулар үткәрелде

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Безнең һәркайсыбыз теге яки бу хезмәт күрсәтү буенча  көн саен кулланучы булып тора. Бүген кулланучылар базары төрле товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә бай, аларның сыйфаты исә еш кына мактанырлык түгел. Кулланучылар хокукларын ничек сакларга? Кулланучылар хокуклары бозылганда беренче адым нинди булырга тиеш? ТР Минзәлә муниципаль районы Башкарма комитетының «Мәдәният бүлеге» МКУ хезмәткәрләре белән үткәрелгән чарада сүз нәкъ менә шул хакта барды.

Чара барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәре Бөтендөнья сыйфат атналыгының дөнья җәмәгатьчелеге тарафыннан 1995 елдан бирле үткәрелә торган тарихы турында сөйләде. Чараның мөһим максатларыннан берсе - товарларның һәм хезмәтләрнең сыйфаты проблемасына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү.

Мәдәният бүлеге хезмәткәрләренә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре җиткерелде. Барлык кызыксындырган сорауларга да җаваплар бирелде.

Семинар коронавирус йогышлы авыруы таралу куркынычын булдырмау белән бәйле барлык гамәлдәге тәкъдимнәрне исәпкә алып үткәрелде.

Шулай ук, Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәре Минзәлә муниципаль районында көн саен битлек режимны үтәү буенча рейдлар оештырылуы һәм җәмәгать урыннарында сулыш органнарын шәхси саклау чараларын куллану кирәклеге турында хәбәр итте.

Чарада катнашучыларның хокукый белемен арттыру максатыннан барлык теләүчеләргә мәгълүмати белешмәлекләр өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International