13.11.2020 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Казан шәһәре, М.Межлаук урамы 1 адресы буенча урнашкан «Үзәк базар» ААҖдә кулланучылар өчен дежур тору үткәрде.
Дежурлык вакытында сатучылар һәм сатып алучылар кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләре буенча киңәшләштеләр: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган аерым товарларны сату Кагыйдәләре каралды.
Кулланучыларга һәм шәхси эшмәкәрләргә өстәмә рәвештә «Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышлы авыруы таралуны булдырмау чаралары турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.03.2020 ел, №208 карары аңлатылды.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат булган түләүсез басма продукция тәкъдим ителде.