Чистайлылар Халыкара сыйфат көне кысаларында үткәрелгән чараларда катнашты

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Бәйрәм көнендә, 12 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча территориаль идарәсе һәм Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты белгечләре белән берлектә, Чистай муниципаль районының КФҮндә кулланучылар өчен консультация өстәле үткәрде. Шул ук көнне ведомство белгечләре сатучылар өчен семинар-укулар һәм кулланучылар өчен «Кием һәм аяк киемнәре планетасы» кибетендә консультация өстәле оештырдылар.

Чаралар барышында кулланучылар хокукларын яклау турында законнар аңлатылды, продукциянең һәм хезмәтләрнең сыйфаты, товарларның аерым төрләрен мәҗбүри маркировкалау турында күп сөйләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International