Мәктәп укучылары һәм техникум студентлары өчен куллану белемнәре нигезләре буенча лекция уздырылды

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Быел, коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле рәвештә, чараларның күбесе элемтә чараларын кулланып, видео элемтә режимында үткәрелә.

Бу юлы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча территориаль идарәсе белгечләре белән берлектә, видеоконференцэлемтә режимында Zoom платформасында Чистай муниципаль районы гомуми белем бирү мәктәпләренең 9-11 сыйныф укучылары һәм «Г.И. Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумы» ДАҺБУ студентлары өчен куллану белемнәре нигезләре буенча лекция үткәрделәр.

Чара барышында кулланучылар хокукларын яклау турында законнарга аңлатмалар бирелде, товарлар һәм хезмәтләр сыйфаты турында сөйләштеләр. Яшь буынга аңлаешлы рәвештә сыйфатсыз товарлар сатып алганда һәм хезмәтләр кърсщтелгщндщ үзләренең бозылган хокукларын яклау тәртибе турында сөйләделәр. Моннан тыш, укучыларга 8-11 сыйныф укучылары арасында ел саен үткәрелә торган «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча олимпиада нәтиҗәләре дә җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International