Теләче районында «Сыйфат дәресләре»

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

«Сыйфат көне» кысаларында Теләче һәм Алан урта мәктәпләрендә, административ-хокук мәсьәләләр буенча әйдәп баручы белгеч-эксперт Рәисә Хөснетдинова 8-11 сыйныф укучылары өчен класстан тыш дәресләр үткәрде. Чарада укучылар һәм укытучылар да катнашты.

Очрашу барышында тыңлаучылар «Кулланучылар хокукларын яклау турында» законның хокукый нормаларын куллану буенча гына түгел, ә товарларны өстәмә иминиятләү сораулары буенча да күнекмәләр алдылар, шулай ук куллану культурасының үзенчәлекләре, «Бөтендөнья сыйфат көне» барлыкка килү тарихы, илебездә сыйфатка мөнәсәбәт турында да белделәр. Сыйфатсыз товар сатып алудан ничек сакланырга кирәклеге турында киңәшләр бирелде. Аңлату әңгәмәсе барышында территориаль органның суд практикасыннан мисаллар китерелде.

Мондый чараларны үткәрүнең максаты - бәйсез, белемле кулланучы әзерләү, укучыны кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә кирәкле белемнәр белән коралландыру, кулланучы буларак үз хокукларын якларга өйрәтү. Элемтә чараларын, фото-видео техникасын, шәхси компьютерлар, азык-төлек продуктларын сатып алганда сатучының һәм кулланучының хокукларына һәм бурычларына аерым игътибар бирелде.

Дәресләр бер сулышта, сораулар һәм җаваплар белән актив әңгәмә формасында үтте.

Лекциядә катнашучыларга кулланучылар өчен белешмәлекләр, «Вестник потребителя Татарстана» газетасы нөсхәләре һәм кирәк булганда мөрәҗәгать итү өчен контактлар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International