Чара барышында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнар белән таныштырдылар

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында Тәтеш шәһәренең КФҮндә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны аңлату мәсьәләләре буенча кулланучылар өчен консультация өстәле оештырылды. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы һәм Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты белгечләре үткәрде. Чараның максаты - продукциянең һәм хезмәт күрсәтүнең югары сыйфатын арттыру, шулай ук кулланучыларның сыйфат проблемаларына игътибарын активлаштыру. Чара барышында кулланучыларны кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнар белән таныштырдылар. Шәһәр һәм район халкына үзләрен кызыксындырган сораулар буенча консультацияләр бирелде:

- сыйфатсыз товар өчен түләнгән сумманы кире кайтару сроклары турында;

- сыйфатлы товарларны кире кайтару сроклары турында;

- дару препаратларын кире кайтару турында.

Шулай ук гражданнарга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган башка күләмдәге товарлар, формалар, габарит, фасон, төсләр яки комплектация төрләре буенча туры килмәгән, кире кайтарылырга яисә алмашынырга тиеш булмаган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре җиткерелде.

Күп функцияле үзәккә килүчеләргә кулланучылар өчен мәгълүмати брошюралар һәм белешмәлекләр өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International