Автозапчастьләр сатып алабыз: кулланучыга нәрсәләрне белергә кирәк?

2020 елның 17 ноябре, сишәмбе

2020 елның 16 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре халыкның кулланучылар белемен арттыру өчен Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Әмирхан пр., 48 адресы буенча урнашкан «Шәһәр автомобиль базарында» чираттагы консультация пункты оештырды.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге базарның төп өлешен автомобильләр өчен запас частьләр сатучылар алып тора. Автозапчасть сатып алганда, сатып алучы билгеле бер максатка ирешүгә –автомобильне ремонтлау яки өстәмә җиһаз сыйфатында кулланырга исәп тота. Тик төрле хәлләр була, һәм һәрвакыт автомобиль өчен сатып алынган кирәкле запчасть туры килмәскә мөмкин.

Күңелсез хәлләрдән чыгу кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар белән регламентланган. Тәҗрибә күрсәткәнчә, сатып алучылар еш кына сатучыга, күләме, фасоны, төсе яки комплектациясе буенча туры килмәгән товарны алыштыру яки кире кайтару өчен кире килә. Бу базарда да мондый очраклар аз түгел. Әмма эшмәкәрләр һәм сатучылар бу хәлгә төрлечә җавап бирәләр. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законының 25 статьясы нигезендә, кулланучы ундүрт көн дәвамында, формасы, габаритлары, фасоны, төсе, күләме, яки комплектациясе туры килмәгән очракта, товары сатып алынган сатучыдан шундый ук товарга алыштырырга хокуклы. Шул ук вакытта товар кулланылышта булырга тиеш түгел, товар куллану сыйфаты, фабрика биркалары һәм ярлыклары сакланган булырга тиеш.

Һава шартларына карамастан, кулланучылар һәм сатучылар территориаль орган белгеченә консультацияләр сорап мөрәҗәгать иттеләр. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган башка күләмле, форма, габарит, фасон, төсе яки комплектлау рәвешләре туры килмәгән тиешле сыйфаттагы товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре һәм тиешле сыйфаттагы азык-төлек булмаган товарлар исемлеге нигезендә аңлатмалар бирелде.

Кулланучылар хокукларын һәм бурычларын белгән очракта күп кенә күңелсез хәлләрне булдырмаска мөмкин. Кайбер очракларда бәхәсле хәл килеп чыгамы, юкмы – нәкъ менә шуңа бәйле. Консультация пунктлары эше кулланучыларга товарлар сатып алганчы ук төрле хәлләрдән хәбәрдар булырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International