Аксубай муниципаль районында бердәм сыйфат көнен үткәрү кысаларында Аксубай районында белгеч Лилия Гәрәева һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе территориаль бүлегенең 1 разрядлы Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарында өлкән белгече Исмәгыйлева Гүзәл Хамз кызы мәгълүмати характердагы күчмә чара үткәрде. Чараның максаты - аксубайлыларны базарның күптөрлелегендә ориентлашырга, түбән сыйфатлы продуктларны танып белергә, сыйфатлы товарлар турында кулланучыларның хәбәрдарлыгын арттырырга өйрәтү.
Дәүләт структуралары белгечләре «ДНС» сәүдә объектында булдылар һәм сәүдә вәкилләренә товарның рус телендә мәҗбүри мәгълүмат һәм инструкцияләр, шулай ук товар турында дөрес мәгълүмат бирү турында сөйләделәр. РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләренең 11 п.нигезендә, сатучы товарларны дөрес итеп сайлап алу мөмкинлеген тәэмин итүче товарлар һәм аларны җитештерүчеләр турында сатып алучыга кирәкле һәм дөрес мәгълүмат җиткерергә тиеш. Кагыйдәләрнең 15 пункты нигезендә, товар, аны җитештерүче һәм сатучы турында мәгълүмат сатып алучыга федераль законнарда, Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актларында билгеләнгән ысуллар, стандартларның мәҗбүри таләпләре нигезендә җиткерелергә тиеш, ә әгәр күрсәтелгән актлар белән билгеләнмәгән булса, товарларның аерым төрләре өчен кабул ителгән ысуллар белән җиткерелергә тиеш. Сатучы, товарлар һәм аларның җитештерүчеләре турында мәгълүмат сатып алучыларга рус телендә, ә өстәмә рәвештә, Россия Федерациясе субъектларының дәүләт телләрендә һәм Россия Федерациясе халыклары телләрендә җиткерелә.
Чарада катнашкан район халкы өчен сыйфатсыз товар сатып алганда ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуы турында мәгълүмат кызыклы һәм файдалы булды.