Теләче муниципаль районы Әбди авылнда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече Ирина Галимова катнашында, алкогольле продукцияне сату, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданарны кабул итү оештырылды, шулай ук авыл җирлеге белгечләре өчен семинар-укулар оештырды.
Чара кысаларында сәүдә өлкәсендә, аерым алганда, сыйфатсыз товарлар сату һәм аларны хәл итү юллары турында да сүз барды. Кабул итү барышында барлык мөрәҗәгать итүчеләргә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган башка күләмле, форма, габарит, фасон, төсе яки комплектлау күләмнәре туры килмәгәндә кире кайтарылырга яисә тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре һ.б. турында аңлатмалар бирелде.
Территориаль орган хезмәткәрләре шулай ук авыл җирлеге территориясендә эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баручы сәүдә объектларында да булдылар. Кулланучылар базары өлкәсендә закон бозуларны кисәтү максатыннан, товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре нигезендә, киңәшләр бирелде.