Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ләйсән Абдуллина, ZOOM платформасы аша Әтнә районы Түбән Көек авыл җирлегендә гражданнарны онлайн кабул итү үткәрде.
Гражданнарны кабул итү барышында тиешле сыйфаттагы товарларны алыштыру һәм кире кайтару очракларында аларның хокукларын яклауга, товарларга экспертиза үткәрү срокларына, кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү срокларына, техник яктан катлаулы товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта кулланучы хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Гражданнарга Россия законнары, шул исәптән «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 РФ Законы, РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре нигезендә, хокукларны гамәлгә ашыру тәртибе аңлатылды, шулай ук кулланучылар хокукларын судка кадәр һәм суд тарафыннан яклау тәртибе аңлатылды.