2020 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Егорова Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы Уракчы авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашу үткәрде.
Гражданнар белән очрашу барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының гомуми нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре аңлатылды. Шәхси кабул итү барышында кулланучылар үзләрен кызыксындырган сораулар белән мөрәҗәгать итә һәм компетентлы җаваплар ала алдылар.
Күчмә чара кысаларында Казан территориаль органы җитәкчесе шулай ук әлеге торак пунктта эшләүче муниципаль хезмәткәрләр өчен дә семинар үткәрде.
Күчмә кабул итүләр вакытында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе өчен мондый очрашулар форматы инде традициягә әверелде. Авылларда күчмә кабул итүләр һәрвакыт кирәк – алар гражданнарга, авылдан читкә чыкмыйча, күп кенә мәсьәләләрне урында хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Чара барышында катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлатып буклетлар таратылды.