2020 елның 23 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Л.Р. Шәрифуллина шәхси эшмәкәрнең эчке киемнәр сатыла торган сәүдә объектында белем бирү семинары үткәрде.
Семинар барышында РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләре, РФ Хөкүмәтенең 27.09.2007 ел, №612 карары, шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау турында закон нормалары нигезендә аңлатмалар бирелде. Сатыла торган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү һәм урнаштыру дөреслеге, текстиль һәм трикотаж әйберләрен сату үзенчәлекләре, шулай ук сатып алучыларга хезмәт күрсәтү культурасы турында мәгълүмат бирелде. Җитештерүчеләр турында тиешле мәгълүматка кагылышлы мәсьәләләр каралды; сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарны алыштыру һәм кире кайтару; бер төрле бәяләрне рәсмиләштерү һ. б.
Чара ахырында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикага багышланган буклетлар, газеталар һәм территориаль орган реквизитлары белән визиткалар өләшенде.